ПСИХОЗ и. гр. 1) Баш мие зарарланудан туган авыру халәт. Акрынлап алкоголизмның соңгы этабы – психозлар, деградация башлана. Сәламәтлек нигезләре. Яз-көз башлану белән төрле нерв авырулары кискенләшә, шизофрения психозлары көчәя, агрессия күренешләре ешая. Казан утлары. Ә психик чирнең көчлерәге психоз дип атала. Татарстан яшьләре

2) Берәр вакыйга, идея, күренеш һ.б.ш.ның кешедә ышаныч югалту, баш катыргыч фикерләр, курку тәэсирендә килеп туган халәт. Сталинны күкләргә чөю, аңа табыну чиктән ашты, шашыну дәрәҗәсенә барып җитте. Бу массакүләм психозга бирелү иде. Ә.Еники. Казанда «халык дошманнары»н ачыклауда күмәк психоз кузгала. З.Зәйнуллин. Бөтен халык бәрелеп-сугылып, психоз халәтенә бирелеп, нәрсә булганын аңламыйча, Казанның Печән базары – гайбәт оясы ягына чабарга тотына. Фән һәм тел

3) сөйл. Кеше психикасында сәерлек, нормадан тайпылыш. Капитан --- Максның тавышында --- янау кебегрәк нәрсә ишеткәч, урынына утырды. «Юк, бу – космик депрессия түгел, психоз да түгел...» А.Тимергалин. Монда әллә нинди сәламәт булмаган психоз – һаман кемнедер гаепләргә тырышу, коткы тарату. Бу – наданлыктан килә инде, әлбәттә, ә кемнәрдер шуннан бик оста файдалана. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә