ПСИХОАНА’ЛИЗ и. гр. Психик авыруы булган кеше белән сөйләшеп, аны әйләндереп алган тирәлекне, авыру белән тирәлек арасындагы мөнәсәбәтне өйрәнеп, чиргә сәбәп булган чыганакны ачыклау һәм аннан котылу чараларын эзләү белән бәйле дәвалау алымы. Фрейдның психоанализ теориясе психик авыруларны дәвалауда уңай нәтиҗәләр бирә ---. К.Гыйззәтов. СССРдагы дәһри (атеистик) режим дистәләгән фәннәрне (шул исәптән генетика, кибернетика, психоанализ, соционика, системотехника, педология, телегония һ.б.) ялганга чыгарды. И.Әмирханов. Психоанализ нигезендә физиологиядән психологиягә үтеп керү ята, ул исә аңсызлык белән бик тыгыз бәйле. Ә.Закирҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә