ПСИ’ХИКА и. гр. Чынбарлыкны үз аңында яки нервларында чагылдыра алуда, тойгыларда, кичерешләрдә, ихтыярда һәм фикерләү үзенчәлекләрендә сизелә торган югары нерв эшчәнлегенең аерым бер үзлеге; рухи халәт // Шул үзлекнең кемдә дә булса конкрет чагылышы. Ата һәм ана кешене башка берәү дә алмаштыра алмый, бала психикасы үзенә тормыш бүләк иткән кешеләрне көтә. А.Тимергалин. Минага басмаганнарга тыныч тормыш юлына баскач та сугышның кулы үрелеп җиткән, кинәт ега алмаса, психикада, җанда сәламәтлеккә мина булып шартлаган: гомерне кыскарткан я өзгән үк... Ш.Галиев. Исереп кайтып, өйдә көн-төн тавышланулар аның психикасында беренче билгеләрен күрсәтә. Ирек мәйданы |