ПСИ’ХИК с. 1) Психикага бәйле. – Моның өчен нәрсә булды аңа? Атканнардыр? – Атмадылар, ул психик яктан нормаль түгел дип, Арча кырындагы «сары йорт»ка яптылар. Г.Тавлин. Бер якта система корбаннары – Казанда бомбалар ясый торган заводның элеккеге инженеры, Эчке эшләр министрлыгы тәкъдиме белән психик яктан тотрыксызлар исемлегенә теркәлгән --- Йосыф улы Нургалиев ---. М.Сәхапов

2) Ми үзәкләре зарарланудан, үзәк нерв системасы какшаудан барлыкка килгән (авыру төрләре тур.). Сез – врач. Сез андый җитди сынау алдыннан авыруга психик травма ясауның җинаять икәнен яхшы беләсез. Г.Әпсәләмов. Әллә, чынлап та, кызда бер-бер психик авыру бар дип шикләнәме? Н.Акмал. Чыршын йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалаганда комплекслы терапиядә, атеросклероз, нерв һәм психик авырулар вакытында баш мие ялкынсынуын булдырмау өчен --- кулланыла. Татар балы

3) Кешене куркыту, аның психикасына тәэсир итүгә исәпләнгән. Ә Мамак участогында немецлар психик атака ясадылар. Х.Камалов. Бик тә әһәмиятле әлеге пунктны дошман бөтен көченә саклый. Яңадан-яңа көч белән һөҗүмгә ташлана, психик атакалар ясый. Э.Шәрифуллина. Дошман бу кечкенә урынны берөзлексез бомбага, утка тота, көн саен күп тапкырлар психик атакага килә ---. М.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә