ПСИХИАТРИ’Я и. гр. Медицинаның психик авыруларны һәм аларны дәвалау юлларын өйрәнә торган тармагы. Ә [сабакташларның] берсе күп еллардан бирле инде Казан психиатрия шифаханәсендә икән. М.Мәһдиев. Бичаралар [кызлар] ул керәсе дәрес алдыннан, психиатриядән язылган лекция дәфтәрләренә текәлеп, коридор буйлап авыз эченнән укып йөрерләр ---. Г.Галиев. Психиатрия больницаларындагы авыруларның 50 % ының ата-аналары алкоголиклар яки наркоманнар икәне билгеле. Сәламәтлек нигезләре |