ПСИХ и. рус гади с. Психикасы тотрыксыз яки психик авырулы кеше. Үз гомерендә, кыюланып, бер тапкыр хак сүз әйтеп бакты – «псих» дип атадылар. А.Гыйләҗев. Кем псих, кем акыллы икәнен ачыклап торырга вакыт юк иде. Г.Мөхәммәтшин. Мин яңадан синең ише псих белән берәр җиргә бараммы соң!.. Р.Кәрами |