ПСЕВДОКЛАССИЦИЗМ и. гр.-лат. 1) ХVII гасырдан алып ХIХ гасырның башына кадәрге чор әдәбияты һәм сәнгатендә антик үрнәкләргә иярүгә һәм ныклы эстетик кануннар системасына буйсынуга нигезләнгән юнәлеш. Бу иске әдәбият тарих истилахында псевдоклассицизм дип атала. Г.Ибраһимов 2) Архитектурада: шул ук чорда антик һәм яңарыш чоры архитектурасы традицияләрен эзлекле рәвештә үстергән төп стильләрдән берсе. Псевдоклассицизм алымнары белән ясалган биналар модага керә. Б.Урманче |