ПРХ иярт. к. пырх. – Бала чакта мин [бәрәңгене] кабыгы, күмерләре белән ашый торган идем. Хәзер дәү булдым, кабыгын чистартып ашыйм, – дип, Гөлшәһидә прх итеп көлеп җибәрде. Г.Бәширов. Аның артыннан ук берничәсе прх итеп көлеп җибәрде. Л.Ихсанова. Агач араларыннан кинәт прх, прх, прх итеп очкан кошлар минем котымны очыралар. Ш.Әхмәдиев |