ПРУССАК и. рус Алманиянең тарихи өлкәсе Пруссиядә яшәүче яки шуннан чыккан кеше. Немец шәһәрләрендәге йортлар --- тупас пруссак казармаларын хәтерләтәләр. Г.Иделле. Ә пруссаклар бу капканы аеруча нык саклыйлар икән. М.Глухов. Французлар армиянең яртысын гына алып тора, ә калган өлешен поляклар, пруссаклар, австриялеләр, итальяннар, голландлар һ.б. тәшкил итә. Татарстан яшьләре |