ПРУСС и. Балтыйк диңгезенең көньяк ярында, түбән Висла һәм Неман елгалары буенда IX–XVIII гасырларда яшәгән балт телле халык һәм шуның бер вәкиле. Юк, Ибраһимның башына тай типмәгән әле, американ көллиясен ул эчен прусс штыгы айкап чыксын өчен тәмамламаган. Р.Әмирхан. 1871 елда Мәскәүдә лютеран динле прусс илчесе гаиләсендә туа. Тарих. Тел белгече булмаган кешегә, рус, хетт, әрмән, прусс, литва, инглиз, албан, көрд, таҗик, ирланд телләре – генетик яктан туган телләр, дисәң, һич ышанмас. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар |