ПРУЖИНАЛЫ с. Пружинасы булган, пружина куелган. Диванның пружиналы матрасы шатыр-шотыр килеп тора. Х.Камалов. Стена буендагы пружиналы караваттан, кечкенә генә өстәлдән, иске бер шкафтан башка берни дә юк иде өйдә. Р.Зәйдулла. Институтның юан пружиналы калын ишеген ачып керүгә бөтенләй югалып калуы әле дә онытылмый. С.Зыялы

2) күч. Сыгылмалы (хәрәкәт, йөреш тур.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә