ПРУЖИНА и. слав. 1) Механик басымга каршы тору өчен файдаланыла торган, спираль рәвешенә китереп бормаланып бөгелгән металл чыбык яки пластина. Борынгы караватның тутыккан пружиналары кызганыч кына ыңгырашып куйды. Р.Зәйдулла. Шамил, кинәт кенә пружинасы ычкынып киткән уенчык кебек, утырган җирдән сикереп торды ---. З.Вәли. Пётр Терентьевич сәгать пружинасы төймәсен әледән-әле боргалап куя. Язмышлар яңарганда 2) Бишек асып тирбәтә торган бормалы тимерчыбык; силә, сиртмә. Пружинаны алып кайта, бишекне элә. Әкият. Түрдә бишек, сиртмә түгел – пружина, әткәй дә шунда тирбәлеп үскән, шәһәрчә, Һидият бабам мәркәздән алып кайткан аны. Ш.Галиев 3) күч. Берәр нәрсәне хәрәкәткә китерә торган көч, сәбәп. Сугышның әшәкәлеге шунда: кешедәге ерткычны уята ул, әшәкәлек бик ерак – булачак җинаятьләргә этәргеч пружина була. Ш.Галиев. Заводның үз эчендә вакыйгаларны хәрәкәткә китерә торган пружина табылмаган. Казан утлары ◊ Пружина кебек Бик көчле, тиз, капыл хәрәкәт турында. Әле һаман өстәл янында йоклап утырган шкипер, үзе дә шундук уянып, пружина кебек ялт торып басты. С.Сабиров. Кинәт ул, ычкынып киткән пружина кебек, яткан урыныннан атылып торды ---. Н.Фәттах. Пружинасы бушаган Гайрәте шиңгән. Пружинасын бору Бик нык кисәтү. Айрат әзерләп бетергән иде инде җыелышны, нишләптер сүрелде әле. Мохтаров пружинасын борган, ахры, аның. Г.Ахунов. Әйтерсең еллар шактый туздыра-бушата төшкән хәтер пружинасын әледән-әле борып-тыгызлап ала... Язмышлар яңарганда. Пружинасы ычкыну 1) Түземлеге бетеп үзконтрольне югалту, артык кызып китү; акылына зәгыйфьлек килү. Анаңның теленә шайтан төкергән аның. Пружинасы бер ычкынса, җыеп та ала алмый ул аны. А.Шамов. Икенче көнне кич --- Заһри кода икмәк тапшырасы атларны --- сорый килде. Ләкин шул минутта Шәяхмәтнең пружинасы ычкынды. Ул ачуланып өстәлгә сукканда, Заһриның бите шәмәхә кара белән тулды. М.Мәһдиев; 2) Көйсезләнү, бозылу, җае китү. Тик менә соңгы вакытта гына аның көйләнеп куелган яшәү механизмында бер шөреп бушады, кайсыдыр пружинасы ычкынды. Р.Кәрами; 3) Нык куркудан, каушаудан аяк буыннары хәлсезләнү. Кинәт каушап калдым, тез буыннарымның пружиналары ычкынды. А.Шамов. Пружина шикелле к. пружина кебек. Пружина ычкыну Хәл кире кайтаргысыз төс алу, кискен үзгәрү. Элек 1905, 1917 елгы революцияләрнең башлану сәбәбен эксплуатация басымының, фәкыйрьлекнең көчәюе аркасында, халыкның түземлеге төкәнеп, --- уңайлы форсат туу белән пружинаның ычкынуы – инкыйлаб ялкыны кабынуы белән аңлаталар иде. Мәдәни җомга |