ПРОШЕ’НИЕ и. рус тар. Рәсми кабул ителгән формада язма үтенеч, гариза. Ул Казанда ике урынга прошение биргән икән инде: берсе – хатыннарга махсус гали курсларга, икенчесе – университетка әзерли торган «тугызынчы класс»ка. Г.Гали. Берничә көн йөргәч, губернаторның бер писарен күреп, прошение яздырганнар. А.Таһиров. Патша хәзрәтләренә бик четерекле прошение язар өчен киңәшче итеп, писарь Гөргерине сыгылмалы тарантаста Бөгелмә каласына алып китәләр. М.Галиев |