ПРОЦЕССУАЛЬ с. юр. Процесска (3 мәгъ.) караган. Беренчедән, «процессуаль», ягъни «кануни хокук»ны аерып карарга кирәк. Бу мәгънәдә гаделлек закон таләпләрен төгәл үтәп чыгарылган карарны яки нәтиҗәне чагылдыра ---. Ф.Зариф. РФ Гражданнар процессуаль кодексының 244-1 нче матдәсе нигезендә, Вазыйх бабай, үзенең суд эше акылга муафикъ, нигезле срокларда каралмаган дип, суд аркылы акча компенсациясе таләп итә ала. Ватаным Татарстан. «Эшнең күләме һәм процессуаль срокларны үтәү буенча безнең суд алдынгы позицияне били», – дип ассызыклады Наил Латыйпов. Шәһри Казан |