ПРОЦЕ’ССОР и. ингл. информ. Компьютерда мәгълүматны эшкәртү функциясен башкарган электрон блок, җайланмалар комплексы. Аппарат дүрт төшле процессор белән коралланган, оператив хәтере дүрт гигабайт! Ф.Бәллүр. Дөрес, квант компьютерлары белән процессорлар әле һәр офиста да булмас. Ватаным Татарстан. КДТУ ректоры Юрий Гортышев әйтүенчә, сигез процессорлы --- суперкомпьютерны төзергә 15 миллион сум акча тотылган. Татарстан яшьләре |