ПРОЦЕ’ССИЯ и. лат. Гадәттә күп кеше катнашындагы тантаналы йөреш. --- урамда --- бер җинаятьчене җәзага, үтерелә торган җиргә озатучы халык төркемен күрдем. Бу кабахәт процессия белән очрашмас өчен, мин тыкрыкка борылдым. Х.Туфан. Ул егылырга өлгергәнче, хәшәрәт аның лазер пистолетын эләктереп тә алды. Хәшәрәтләр дә иярде, бу бик куркыныч процессия иде. Р.Мөхәммәдиев. Обком вәкилләреннән яшь кенә бер иптәш, процессия эшенә катнашасы килеп, мәрхүмнең югары дәүләт бүләкләрен чыгарырга тәкъдим ясый. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә