ПРОЦЕСС и. лат. 1) Берәр күренешнең үсеш-үзгәрешендә халәтләрнең эзлекле алмашып торуы, барышы. Кеше табигате, аның психологиясе шулай ук акрын үзгәрә, иң мөһиме: бу процесс күзгә күренми, һәм аның белән читтән торып идарә итүе бик кыен. А.Гыйләҗев. Шулай итеп, без тере организмнарның үзгәреше, үсеше аны чолгап алган материаль дөнья йогынтысында һәм шул йогынтыга яраклашу процессында барганын күрдек. М.Абдрахманов. Ислам дине белән бергә безгә гарәп казанышлары да керә. VII гасыр урталарында башланган бу процесс соңгы дәвергәчә дәвам итә. Х.Миңнегулов 2) Билгеле бер нәтиҗәгә ирешүгә юнәлтелгән эзлекле эш-хәрәкәт. Ә чын осталарны, түгелгән көч өчен шактый мул гына түләнә торган акчадан бигрәк, хезмәт процессы үзе кызыксындыра. Ф.Галимуллин. --- җисем – нурланыш системасында тигезләнештән тайпылу килеп чыкса, яңадан бу халәткә омтылуны тәэмин итә торган процесслар барлыкка килә. Физика. Җитештерү процессы. Технологик процесс 3) юр. Суд һәм административ эшләрне карау, тикшерү тәртибе. Мондый очракларда бирелергә тиешле сорауларны яхшы белгәнгә күрә, җинаять процессы кагыйдәләренә туры китереп, алдан ук җавап кайтарды ул: – Исемем – Ансар, фамилиям – Субаев, 1980 елгы ---. К.Кәрами 4) Суд һәм административ эшләрнең үзләре. Соңгы чорда Италия дәүләте, гомумән илнең прогрессив җәмәгатьчелеге, мафиягә каршы чын-чынлап ныклы көрәш җәелдерде, Палермода бара торган процесс бу җинаятьчелекнең тамырына балта чабу булачак, дип ышанасы килә. Р.Фәйзуллин. Яраннар Марияне Ватанга хыянәт итүдә гаепләп җәзаларга карар чыгара. Процесска Пётр үзе дә килә. Х.Камалов. Әле бер хөкем процессында да катнашмаган бу яшь егет үзен танылган юрист, адвокат --- итеп игълан итәргә дә тартынып тормаган бер адәми зат иде. Х.Ибраһим 5) Авыру-чирнең көчәя баруы. Ялкынсыну процессы |