ПРОЦЕНТСЫЗ с. 1. 1) Процент (3 мәгъ.), керем китерми торган

2) Процент (4 мәгъ.) түләү каралмаган, процент (4 мәгъ.) кайтару таләп ителми торган. Шуңа күрә процентсыз заёмны кайтару хәстәрен күрергә кирәк. Безнең гәҗит. Балалары укый торган әти-әниләргә яисә заводта эшләүче студентларга, укуларына түләр өчен, процентсыз ссуда да бирелә. Бөгелмә авазы

2. рәв. мәгъ. 1) Процент (3 мәгъ.), керем алмыйча, процентын (4 мәгъ.) кайтаруны таләп итмичә

2) Процент (4 мәгъ.) түләмичә. – Бездә юллама бәяләрен алты айга кадәр процентсыз кичектереп түләргә һәм хәзердән үк май – сентябрь айлары өчен юллама, теплоход круизларын броньләп куярга була, – ди туристлык челтәренең туризм буенча белгече Илвира Корбангалиева. Хезмәт даны



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә