ПРОЦЕНТЛЫ с. 1) Күләме, куәтлелеге, сыйфаты һ.б.ш.лары билгеле процентта (1 мәгъ.) булган. Либреттода йөз процентлы уңай геройларга каршы кимчелекле ике образ куелган. М.Җәлил. [Әби] башта кулларыбызны ун процентлы хлорлы суда чайкатты ---. К.Кәримов. Тештәге куныкны бетерү өчен, өч процентлы водород перекисе эретмәсендә чылатылган мамыкны өч минутка тешләргә куеп торырга кирәк. Ватаным Татарстан

2) Процент (3 мәгъ.), керем китерә торган. Узган август аенда, ачларга ярдәм итү өчен, 50 миллион сумлык дүрт процентлы государственный ренталар чыгарылды. Г.Камал. --- шул зур сумманы кечкенә процентлы банкларда яткырганчы, шуңгарга шул нимесләрнең йирләрен, бакчаларны алсалар, файдамыз күбрәк булмас идемени? Г.Исхакый

3) Процент (4 мәгъ.) түләү каралган, процент (4 мәгъ.) кайтару таләп ителә торган. Заём процентсыз булырга мөмкин, ул чагында алынган сумма гына кире кайтарыла, яки процентлы була ---. Татар теле. Хрестоматия



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә