ПРОЦЕНТЛАП рәв. 1) Процент исәбе белән; процентларда билгеләнгән нисбәтне саклап. Сарыкларның ит, йон салымнары Аз тоелды беркөн Аюга: – Тире налогы да салсак, безгә Шәп чыганак булыр баюга. Дөрес, башкалардан уптым түгел, Процентлап кына алына. Үзләренә – тояк, койрык, колак – Җитмәгәнме сарык малына!? Х.Бәдигый. Ленинградта үткәрелгән социологик тикшеренүләр нәтиҗәсе буларак, аерылышу сәбәпләрен процентлап күрсәткәннәр иде. Д.Гайнетдинова 2) Билгеле процент чамасында. Табыш ун процентлап булыр, дип көтелә 3) Процентка кадәр төгәллек белән. Бөтен шартын китереп «ясалган», кечерәйтү-зурайту өчен үлчәмнәре процентлап билгеләнгән рәсем-фотолар исә, аларны махсус яссылыкка төшереп бирсеннәр дип, цинкография цехына тапшырыла. Милли нәшрият һәм китап редакторы |