ПРОЦЕНТ и. лат. 1) Бер берәмлек, бер бөтен итеп алынган санның йөздән бер өлеше (% билгесе белән белдерелә). Без көннәр буе рәсми сүзләр, саннар, процентлар, гектарлар эчендә кибәбез. Ф.Садриев. Саннар, процентлар, чагыштырулар... Нигәдер алар минем күңелдә аңлашылмаган бер шик уяттылар. Г.Шакиров 2) Бер берәмлек итеп алынган нәрсәнең йөздән бер өлешкә кадәр үлчәнә торган микъдары, күләме. Хәзер колхозда туксан процент эш машина белән эшләнә. В.Нуруллин. Эш шунда гына: властька килүченең намусы ничә процент тәшкил итә? Т.Миңнуллин. Марттагы сайлауда сайлау участогы көнозын буш торды. Барганы, булса, биш-алты процент булгандыр. З.Фәйзи 3) Банкка, саклык кенәгәсенә салынган капиталның һәр йөз сумына (долларына, евросына һ.б.) алына торган килер, керем. Әгәр бүген имениеләремнән килә торган доход кадәр процент китерерлек акча бирсәләр, ник сатмаска? Г.Камал. Әлеге югары катлау төп нефть долларларын ислам банкларына түгел, Америка һәм Көнбатыш Европа банкларына урнаштырып, бу акчалардан процент алып ята ---. Р.Хәкимов. Дүрт ваучерымны кочаклап, Фондларга барган идем. «Процентлар» үрчер диеп, Кассага салган идем. Р.Низамиев 4) Бурычка, ссудага бирелгән акчадан файдаланган өчен кредиторга бурычлы зат түли торган хак, бәя. – Акча турында уйлама син. Акча – бездә бер букча. Кирәгенчә үзем биреп торырмын, – ди бу. – Әлбәттә, процентка. Баегач, процентлары белән түләрсең. А.Хәсәнов. Ул [Фәтхулла] үтә ярдәмчел, әвене янганнарга зур процент белән акча биреп тора, рибачы булса да, әҗәтен түләүне ашыктырмый, процентын гына арттыра. А.Гыйләҗев 5) Акча яки товар әйләнешенең, керемнең күпме булуына карап түләнә торган хезмәт хакы, өлеш, бүләк. Әти [алтын-көмешле] сандыкны дәүләт органнарына илтеп тапшыргач, аңа процентын бүлеп бирәләр. Н.Гыйматдинова. Берәр банкны бастың мәллә?.. Әһә, --- күзләреңнән күреп торам, баскансың шул. Качырыйк тизрәк, миңа да бераз процентын чыгарырсың. З.Мәхмүди 6) тар. Совет заманында колхозларда хезмәт хакы исәбенә бирелә торган печән, иген һ.б.ш. натуралата түләү. Ләкин бу дөньяда «процент печәне» дигән нәрсә бар икән әле. Ягъни без шушы ун чүмәләнең бишесен урман каравылчысына тапшырырга тиеш. Р.Низамиев. [Талия:] Теге балдак саткан акчаны колхозда печән бүлгән кебек итәрбез инде, яме? [Борһан:] Нинди печән? [Талия:] Процент печәне, дим. Кем күпме өлеш керткән, шуның кадәр ала. Аманулла |