ПРОЦЕДУ’РА и. лат. кит. 1) Берәр эш башкаруның рәсми билгеләп куелган тәртибе. Суд тикшерүчесе эшкә керешә. «Очная ставка» процедурасын үткәрергә тиешле. Х.Камалов. Президентны указ нигезендә сайладык. Инаугурация дип аталган процедура үткәрелде. Т.Миңнуллин. Барлык сәяси процедуралар да республикада чит ил күзәтүчеләре контрольлегендә барды ---. Р.Хәкимов 2) мед. Врач билгеләгән дәвалау чарасы (ванна, душ, массаж һ.б.). Процедурадан буш көннәрдә мин урманда йөрим ---. Г.Әпсәләмов. Кайда ул, нишли, --- вакытын төрле процедурага йөреп уздырамы? – мин белә алмыйча аптырый идем. Ә.Еники. Өчебез катнашлыгында процедуралар тәмамлангач, Маркин белән Соколов --- амбулаториягә авырулар кабул итәргә кереп киттеләр. Г.Галиев |