ПРОХО’ДЧИК и. рус 1) Җир асты казылмаларын табу урыннарында, шахталарда, туннельләрдә җирне казып баручы эшче. Гаязетдин солдатка өч ел күмер кисеп, дүртенче разряд проходчик булып алына. Р.Гаязетдин. «Забойщик» дигән белгечлек документы булуына карамастан, аны проходчик итеп куйдылар. Д.Каюмова. Ул Пермь өлкәсенең Кизел шәһәренә килә һәм тиз арада проходчик хезмәтен үзләштерә ---. Балтач энциклопедиясе

2) Тау куышлыгы, мәгарәләр, шахталар тикшерүче спелеолог



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә