ПРОФСОЮЗ и. рус Профессиональ союз, бер тармакта хезмәт итүчеләрне, бер һөнәр кешеләрен берләштергән җәмәгать оешмасы. Җыелышта барлыгы егермедән артык профсоюз члены катнашты. Т.Миңнуллин. Габделнур --- профсоюз эшенең --- вак-төяк мәшәкатенә күмеләчәген, төзү идарәсенең ыгы-зыгысына чумасын әле белми иде. Р.Кәрами. Мин беркайчан да үземне профсоюз лидеры булырга әзерләмәдем һәм мин ул эшне булдыра да алмыйм. Ф.Садриев |