ПРОФОРГ и. рус Профсоюз оештыручысы – беренчел профсоюз оешмасы эчендәге төркемнең җитәкчесе. Бу эшләрне алып бару өчен махсус куелган кешеләр – һәртөрле парторглар, профорглар да таралышып беттеләр. Ә.Еники. Клубның буфет бүлмәсендә хезмәт алдынгылары хөрмәтенә кечерәк кенә чәй мәҗлесе әзерләгәннәр иде. Безнең пароходтан профорг Мәрфуга белән мине дә дәштеләр. С.Сабиров. Шушы елларда мин тулы нагрузкага эшләп, дөнья кадәр җәмәгать эшләре (куратор, профорг, факультетның партбюро члены, бераздан секретаре...) башкарып, кандидатлык имтиханнары тапшырдым. Х.Миңнегулов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә