ПРОФКОМ и. рус 1) Беренчел профсоюз оешмасының сайлап куелган органы; җирле профсоюз оешмасы комитеты. Комскомитет, профком бу мәсьәләне дирекция белән бергә тикшереп, шундый карарга килде ---. Х.Сарьян. Рәмзия профкомда көнкүреш бүлегендә эшли иде. К.Тимбикова. Наиләне профкомга дәшеп алдылар. А.Гыйләҗев

2) сөйл. Профсоюз оешмасы рәисе. Беләсеңме, Сәлимә апа, мин сиңа җәйгә путёвка алып бирермен. Мин профком да бит әле. Ф.Яруллин. Директорны, профкомны, парторгны, комсомол секретарен үрле-кырлы сикертәбез икән, Алла боерса! Р.Батулла. Ул [Арсланов] секретарь кызга Сабитовны, --- профком Нәбиуллинны ашыгыч чакыртырга кушты. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә