ПРО’ФИЛЬ и. фр. кит. 1) Кеше йөзенең яки гәүдәсенең кырыйдан күренеше. Профиль шәп. Маңгай өстеннән башланып, муенга кадәр төшкән күперенке, пөхтә таралган чәч. М.Мәһдиев. Фотографлар! Төшерегез җирнең портретын, зәңгәр портретын – югартын! Төшерегез – анфас, профильгә. Төшерегез уйчан, елмайтып!.. Р.Әхмәтҗанов. --- бер бүлмәгә керәсең дә чишенми-нитми караңгы кабинага басасың, бер минут дигәндә синең өч төрле рәсемеңне төшереп алалар: профиль, анфас һәм арткы яктан. Р.Мирхәйдәров

2) Нәрсәнең дә булса киселештәге формасы. Бер якта үзйөрешле скреперлар туфрак ташый. Алар артыннан ук тагылмалы катоклар йөри. Икенче якта профиль ясап, автогрейдерлар туфрак «кимерә». Язмышлар яңарганда

3) геогр., геол. Җир өслегенең, Җир кабыгының, гидросфераның яки атмосфераның алдан билгеләнгән линия буенча вертикаль киселеше. Дүрт метр киңлегендәге урман ызаны, геологларча әйтсәк, профиль, төньяк киңлекләр юнәлешендә утыз-утыз биш чакрымга сузылган. И.Хуҗин. Идрис, топографлар профильдә эшләгән арада, тайгага урман тавыгы ауларга кереп киткән җирдән югалды. Татарстан яшьләре

4) тех. Валоклар арасында прокатланып, прессланып, калыпланып эшләнгән, аркылы киселеше төрле формада булган тимер, корыч һ.б.ш. эшләнмә; прокат эшләнмәсенең аркылы киселеш формасы. Бөтен тышчалар өчен дә материал итеп полиэфир нигезле пыялапластик, эпоксид яки полистирол пенопласт, алюминий яки корыч профильләр ябыштырылган агач өрлекләр кулланыла. Төзү материаллары. «Расстал» цехлары буйлап йөргәндә, алюминий профильләрне токмач кискән кебек кенә ясаганнарын күрдек. Ватаным Татарстан. Галинең уңган кешеләре, бер-берсеннән өйрәнеп, --- калай профиль ясау цехлары ачканнар. Татарстан яшьләре

5) Нинди дә булса эшчәнлек, профессия һ.б.ш.ның асылын чагылдыра торган типик сыйфатлар җыелмасы. Госпиталь бетү, икенче профильгә күчү сәбәпле, күп яралыларны шушы поездга төяделәр. Х.Камалов. Лицейның профиле – лингвистик, телләр өйрәнү. Профильгә кергән телләр – инглиз, төрек, гарәп. А.Низамов. Халыкны төрле профильдәге белгечләр – табиб-онколог, гинеколог, маммологлар кабул иткән. Ватаным Татарстан

6) информ. Кулланучының исәпләү системаларында теркәлү мәгълүматы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә