ПРОФИЛАКТО’РИЙ и. гр. 1) Санаторий тибындагы профилактик дәвалау-сәламәтләндерү учреждениесе. Түбән Кама «Нефтехим» комбинатының «Корабельная Роща» дип аталган профилакториена путёвка алып бирделәр. Т.Миңнуллин. Узган биш елда хуҗалыкта --- медицина профилакторие --- салынды. Т.Нәҗмиев. Эчке эшләр министрлыгы карамагында саналган хезмәт белән дәвалау профилакторийлары 1990 елларда ук бетерелде. Татарстан яшьләре 2) Яңа туган хайваннар өчен махсус шартлар тудырылган бина яки бүлмә. Менә быелдан да калдырмыйча бозаулар абзарын зурайтырга, профилакторий салдырырга кирәк ---. Ә.Еники 3) Профилактик техник карау һәм ремонт үткәрелә торган бина. Машинаны профилакторийга кертеп, эстакадага бастырдылар. М.Маликова |