ПРОФИЛА’КТИКА и. гр. 1) мед. Сәламәтлекне ныгыту, авыру сәбәпләрен булдырмау яки бетерү өчен күрелгән чаралар җыелмасы. Көтү чыгар алдыннан, барча мөгезле эре терлекләргә ветеринария каравы уздырыла. --- Бу – бик мөһим профилактика. Х.Камалов. Көрәш чаралары – --- профилактика максаты белән я зарарлануның беренче билгеләрен күргәндә, үсемлекләргә махсус сыекча сиптерү ---. Ботаника. СПИДка каршы бер генә чара бар, ул – профилактика. Ватаным Татарстан

2) тех. Техник объектны төзек килеш саклау чаралары (детальләрне төзәтү яки алыштыру, чистарту, буяу, майлау һ.б.). Иптәшләр... Үзегез беләсез, ремонттан яңа чыккан бу автобус руленә мин очраклы рәвештә генә утырдым, чөнки үземнең автобус профилактика үтә иде. А.Тимергалин

3) күч. Нәрсәдән дә булса кисәтү чаралары. Кирәксә, сыт, из, танк астына салып тапта... һәм профилактика йөзеннән төрмәгә дә утырт ---. Н.Хәсәнов. Мәгълүм органнарга чакыртып, профилактика чаралары уздырдылар. Р.Миңнуллин. Кайвакыт сорау алудан соң Моабитка кайтарып тормыйлар, чираттагы профилактика өчен гестапода калдыралар. Муса Җәлил турында истәлекләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә