ПРОФИЛА’КТИК с. 1) Профилактикага караган; профилактикага хас; профилактика максаты белән үткәрелә торган. Сез миңа, ни өчен фермада зоогигиена эшләрен карамыйсыз, ни өчен профилактик чараларны тиешенчә юлга салмыйсыз, дисез. Т.Гыйззәт. --- мин «профилактик прививкалар бары тик дәвалау учреждениеләрендә, авыл җирләрендә – медпунктларда ясалырга тиеш» дигән инструкцияне боздым. Г.Галиев. Балалар бакчасы, мәктәпләргә кереп, профилактик чаралар үткәрәбез. Ирек мәйданы

2) тех. Техник объектны төзек килеш саклау максаты белән үткәрелә торган. Узып китә язган беренче көнне исәпләмәгәндә, ул өч көннең бер генә көне ял булачак иде, чөнки өченче көнне профилактик ремонт булырга, шуннан соң исә каты сука башланырга тиеш иде. Н.Фәттах. Тагылма коралларга да профилактик ремонт үз вакытында үткәрелә. Борынгы Калатау итәгендә

3) күч. Нәрсәдән дә булса кисәтү өчен башкарыла торган. Бирегә чакыруга гаҗәпләнмәгез һәм борчылмагыз, бары тик Сезнең белән профилактик әңгәмә генә уздырырга булдык. Ф.Зариф



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә