ПРОФЕССУ’РА и. рус 1) Профессор вазифасы, дәрәҗәсе. Г.Толымбайның Мәскәүдәге кызыл профессура институтын тәмамлап, әдәбият профессоры дигән исем алып кайткан еллары иде. Г.Бәширов. Ул үзе тырышып-тырмашып профессурага әзерләнә ---. А.Тимергалин

2) җый. Профессорлар. Ласкала профессурасы яшь, талантлы җырчы Робертиноның нечкә-матур тавышына сокланып, аны шул килеш саклау теләге белән, ата-анасына Робертинога операция ясатырга тәкъдим итәләр. Р.Батулла. Шул ук вакытта Г.Ваһапов Казан университеты профессурасы белән тыгыз элемтәдә була. К.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә