ПРОФЕ’ССОРЛЫК и. Профессор эшчәнлеге, профессор вазифасы. Профессорлыкка берәр буш урын юкмы? К.Тинчурин. Бирсеннәр иде Әлтафига атнасына бер ипи – авыл мичендә пешкән, тегермән ташыдай бер ипи һәм бер кадак шикәр! Әлтафи профессорлыкка имтихан тотар иде. М.Мәһдиев // Профессор исеме, профессор дәрәҗәсе. – Галим кеше буласың инде... – диләр. – Фән кандидаты... Аннары профессорлыкка да күп калмый, – диләр. Шатлыклы кайгы. 1849 елда Г.C.Саблуков Казанга күчеп килә һәм андагы Руханилар академиясендә профессорлык дәрәҗәсенә ирешә. Бер очрашу – бер гомер |