ПРОФЕ’ССОР и. лат. 1) Югары уку йортларының иң югары квалификацияле укытучыларына яки фәнни-тикшеренү институтларында фәнни-тикшеренү эшләре белән җитәкчелек иткән галимнәргә бирелә торган гыйльми исем; шул исемгә ия булган кеше. Коллык чадраларының ертылып ташлануына аз гына вакыт үткән булса да, эшлекле, талантлы --- профессор, эшче, колхозчы хатын-кызлар бездә хәзер искиткеч күп бит. Г.Кутуй. Институтны тәмамлар алдыннан, профессор Әбүзәр Таһиров Гөлшәһидәгә ординатурада калырга тәкъдим итте. Г.Әпсәләмов. Безнең Караярның һәр укытучысы профессор дәрәҗәсендә. М.Юныс 2) күч. Үз эшенең белгече; бик күп белгән, киң эрудицияле кеше. – Шул инде «профессор», – диде Фәйрушин. – Укымаган китабы юк. Әллә ниләр белә. Х.Сарьян. --- күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә торган бу гамәл дә безнең заманда үзенә бер фәнгә әверелеп, аның «профессор»лары да барлыкка килде бит. М.Маликова. Мәхәббәт фәннәре профессоры Әфләтун әфәнде, киңәш бирегезче миңа?! Нишлим? Яңа ел мәҗлесенә каян бер чибәр табыйм? Р.Вәлиев |