ПРОФЕ’ССИЯ и. лат. Махсус белем, әзерлек, күнекмәләр таләп итә һәм, гадәттә, яшәү өчен керем чыганагы булып санала торган хезмәт эшчәнлеге, шөгыль төре. Кәшфи хәзер җир сөрү һөнәрен генә түгел, өстәмә профессия – речь сөйләү профессиясен дә үзләштерде. М.Мәһдиев. Билгеле, актёр профессиясе – бик үзенчәлекле профессия, әмма иң мөһиме: актёр иң беренче нәүбәттә зыялы, белемле кеше булырга тиеш. М.Сәлимҗанов. КамАЗ төзелә башлауга, --- йөзләгән профессия кешеләре белән бергә, илнең бөтен почмакларыннан романтик күңелле --- кешеләр дә җыйналды. Язмышлар яңарганда |