ПРОФЕССИОНАЛЬЛЕК и. 1) Кешенең шөгыльләнгән эше аның профессиясе булу; профессионал булу. Яшьтән үк иҗат белән җитди рәвештә шөгыльләнә башлаган шагыйрьләр генә --- профессиональлек дәрәҗәсенә ирешәләр. Н.Гамбәров. Профессиональлек дәгъвасы белән җырлаган һәвәскәрне мин кабул итә алмыйм. Р.Батулла 2) Үз һөнәрендә чын белгеч булу, осталык. Безнең депутатлар арасында, бәлки, профессиональлек җитеп бетми торгандыр. Т.Миңнуллин. Законнарны тәрҗемә итү бик тә югары профессиональлек таләп итә. Р.Миңнуллин. Элек әдәбият-сәнгать белән шөгыльләнүчеләр профессиональлекнең иң югары баскычына күтәрелгәннәр. Р.Кәрами |