ПРОФЕССИОНАЛЬЛӘШҮ ф. Профессиональлек дәрәҗәсе күтәрелү, осталыгы арту. Бер урында таптанып озак тормыйча, шәкертлек чорын сикереп үтеп диярлек профессиональләшә. Т.Миңнуллин. 8–10 классларда мин инде «шактый профессиональләшкән артист»ка әверелгән идем. Р.Батулла Профессиональләшә бару Торган саен күбрәк профессиональләшү. Әкренләп кенә булса да, Русия Кораллы Көчләре профессиональләшә бара. Татарстан яшьләре Профессиональләшә башлау Професиональлек билгеләре күренү |