ПРОФЕССИОНАЛЬ с. 1) Профессияләргә бәйле, профессиягә карый торган. Сәяси партияләр, профессиональ союзлар --- дәүләт эшләрен идарә итүдә дәүләт хакимиятенең сайлаулы органнарындагы үз вәкилләре аша катнашырга хокуклы. Татарстан Республикасы Конституциясе 2) Профессиясе шушы булган, шушы һөнәр белән генә шөгыльләнгән (кеше тур.). Шул үзен, мин профессиональ драматургларны, профессиональ артистларны, профессиональ режиссёрларны өйрәтергә тиеш, дип уйлый. Р.Батулла. Озын сүзнең кыскасы, моңарчы профессиональ тарихчыларыбыз игътибарыннан читтә калган төбәккә барып җиткән әдип. Ватаным Татарстан 3) Эшчәнлекнең шушы тармагында профессионал (1 мәгъ.) буларак, даими рәвештә эшли торган, үзешчән түгел. Профессиональ театрыбызга килгәндә, ул, әлбәттә, яшәячәк. Р.Фәйзуллин. Үзенең барлыкка килү, оешу, формалашу һәм алга таба үсешендә профессиональ сәнгатьнең барлык төрләре дә халык иҗатына нигезләнә. Ф.Урманче 4) Профессионаллар (1 мәгъ.) тарафыннан тудырылган, башкарылган. Профессиональ музыканың һәр жанры үзенә хас вазифаларны башкара. К.Гыйззәтов. «Бибинур» – югары дәрәҗәдәге беренче профессиональ кинофильм. А.Бәдретдинова 5) Профессионалларга хас. Татарстан законнарын Россия законнары белән тәңгәлләштерүне мин профессиональ күзлектән карап эшләдем. Р.Вәлиев |