ПРОФЕССИОНАЛИЗМ и. рус 1) Үз профессиясен яхшы белү; профессиональ осталык. Безнен яшь язучылар еш кына «күпбеләмлек» чире белән, иртә профессионализм белән авырыйлар. М.Җәлил. [Гафел:] Матур значок. Ә сез каян белдегез минем значоклар җыйганымны? [Ләббәйкин:] Профессионализм, Гафел Мөфелыч. Р.Батулла. Бу коллектив [филармония] өчен сәнгатьне халыкка якынайту, иң күркәм үрнәкләрен пропагандалау, югары профессионализм, көйнең аһәңен тулы саклау, даими эзләнү, иҗади омтылыш хас. Ф.Хатипов 2) лингв. Берәр профессия кешеләре теленә хас булып, шуннан гомумәдәби телгә күчкән сүз яки тәгъбир. Мөрәҗәгать сүзләре, персонажларның туры сөйләме, профессионализм, жаргон, диалектизм кебек лексик берәмлекләр дә – шәхсилекне, ягъни документальлекне көчәйтү чаралары. И.Низамов. Финанс-коммерция өлкәсенә караган күп термин-профессионализмнарның активлашуы турында алда сүз булган иде. Р.Мөхиярова |