ПРОФЕССИОНАЛ и. лат. 1) Һәвәскәрдән аермалы буларак, нинди дә булса бер эш белән даими рәвештә, төп эше итеп, профессиональ нигездә шөгыльләнүче кеше. Нишлисең, Матвей кебек профессионалларны безнең арага тартып булмый шул әле. М.Маликова. Күбрәк тә, нәтиҗәлерәк тә эшләргә тиеш идек, билгеле. Тик безнең күбебез профессионаллар түгел шул. Тәҗрибә җитми. Яңа өйрәнеп киләбез. Р.Миңнуллин. Күреп торам: Смирнов – мал-туар асрауның бөтен нечкәлекләрен үзләштергән чын профессионал. М.Әмирханов

2) Үз эшенең остасы, үз һөнәрендә, сәнгатендә югары осталыкка ирешкән белгеч. Профессионал кеше үз эшенең бөтен тармакларын яхшы белергә тиеш. Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә