ПРОФАН и. лат. Берәр өлкәдә бөтенләй мәгълүматы булмаган кеше. «Яшен» профан, саламторхан вә хаиннәрне үзенең сугуы илә куркыткан шикелле, караңгыда адашып калганнар өчен үзенең яктылыгы илә юллар күрсәтәчәктер. Г.Тукай. Сез – медицинага сукыр бер тиенлек файда китермәгән профан. Т.Миңнуллин. Хәленнән килсә, агрофирма җирләрен генә түгел, бөтен Татарстанны сатып җибәрергә әзер торган бу профанга исе-акылы китә торган иде аның. Х.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә