ПРОТОТИП и. гр. 1) Беренчел үрнәк, прообраз. Коръәндә яшәеш моделе йорт кебек күзаллана. Алла йорты – мәчет – шушы модельнең җирдәге «прототибы», изге урын. А.Батталова. С.А.Соколов «Китап сатылган кибет» җөмләсен мисалга алып, аларны иярченле кушма җөмләләрнең бик борынгыдан килгән архаик төре (прототип) итеп күрсәтә. Татар халык мәкальләрендә кушма җөмлә синтаксисы 2) әд. Авторга әдәби образ тудыру өчен үрнәк булып хезмәт иткән реаль кеше. Хабул образының үрнәге – прототибы – Лысьва заводы пролетариаты арасында яшәгән бер зимагур металлург иде. Х.Туфан. Ләкин әсәрдәге образ белән тормыштагы прототип күп очракта төгәл туры килеп бетми: аерма һәрвакытта була һәм шактый зур да була. Ә.Еники |