ПРОТОН и. гр. физ. Барлык атом төшләре составына керә торган бер уңай корылмалы тотрыклы элементар кисәкчек. Протон белән нейтрон төш көчләре бәйләнешендә гаять дәрәҗәдә тыгыз атом төшен тәшкил итәләр. И.Әмирханов. Протонның массасы электрон массасына караганда 1836 тапкырга артыграк булу сәбәпле, протон хәрәкәтсез, ә электрон протон тирәли түгәрәк траектория буенча туктаусыз әйләнә дип исәпләнә. Физика |