ПРОТОКОЛ и. гр. 1) Факттагы хәлләр, вакыйгалар (җыелыш барышы, суд утырышы һ.б.) теркәлгән рәсми документ; беркетмә. Х.Туфан: «Гаепләүләрне куәтли торган җавапларны гына протоколга яза иделәр. Үзләренә кулай килмәгән сорау-җаваплар булганда, протоколны бөтенләй язмыйлар иде», – дип күрсәтә. М.Гайнетдинов. Егеттән хәзер үк сорау алырга һәм протокол төзергә кирәк иде. Ф.Вәлиәхмәтов

2) Административ хокук бозу теркәлгән һәм хокук бозучыны административ җаваплылыкка тартырга нигез булып тора торган административ-процессуаль документ. Тәртип сакчылары килеп кергәндә, Сәях хатынын якалап маташа. Протокол төзегәннәр. Х.Камалов. Кавидан сорау ала башлаган иртәдә Усманов аңа узган елгы сорау алган протоколларны тоттырды. З.Зәйнуллин

3) махс. Дәүләтләр арасында язма килешү. Шушы тырышлыклар нәтиҗәсендә, озонга зыян китерә торган матдәләрне тыю буенча Вена конвенциясе (1985), ә аннан соң Монреаль протоколы (1987) кабул ителде. Татарстан яшьләре

4) Халыкара мөнәсәбәтләрдә хөкүмәтләр, дипломатик вәкиллекләр һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан саклана, үтәлә торган гомумкабул ителгән кагыйдәләр, традицияләр һәм шартлылыклар җыелмасы. [Сабир Мансурович] янәшәсендә басып торган ике-өч хатын-кыз да елмайды аңарга кушылып. Протоколда шулай каралган иде, күрәсең. Р.Мөхәммәдиев. Протокол тәртибе буенча, ВКП(б) YK секретаре A.Жданов нотыгыннан соң, төп докладны да M.Горький ясый. Р.Фәйзуллин

5) Алда торган һәм киләчәктә төгәлләштерәсе шартнамәләр, контрактлар, аларны төзү шартлары турында документ. Күргәзмәне караганнан соң, --- ТРның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән «Уралмашзавод» арасында Татарстанга трамвайлар кайтарту --- турындагы протоколга кул куелды. Татарстан яшьләре. Протокол перспективалы берничә проектны, атап әйткәндә, Башкортстанда тире эшкәртү производствосын булдыру проектын гамәлгә ашыруны күз уңында тота. Кызыл таң

6) информ. Ике яки берничә бәйсез компьютер яки процессор арасында мәгълүмат алмашу процедурасын яки форматын регламентлый торган кагыйдәләр җыелмасы

7) информ. Компьютердагы кайбер процессларның барышы һәм нәтиҗәләре турында хронологик тәртиптә башкарылган язма

8) техн. Кәрәзле элемтә стандарты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә