ПРОТОИЕРЕЙ и. гр. Православиедә өлкән рухани, гадәттә зур гыйбадәтханәне җитәкләгән кешегә бирелә торган титул. Өлкән поп протоиерей Александр атакай, рәхимсез, усал рухани булудан бигрәк, куркак кеше иде. Т.Нәбиуллин. 1270 елда Мәнгү Тимер түбәндәге указны чыгара: «Русьта берәү дә чиркәүләрне хурларга, митрополитларны һәм аларга буйсындырылган --- протоиерей, иерейларны һ.б. кыерсытырга батырчылык итмәсен». И.Гафаров |