ПРОТИВОГАЗ и. рус Кешенең сулыш юлларын, күзләрен, битен агулы һәм радиоактив матдәләрдән, бактерия һәм вируслардан саклау приборы. Хәзер Әлфия өстендә яшел гимнастёрка, башында кечкенә генә пилотка, иңенә киң каешлы противогаз элгән иде. Г.Бәширов. Солдат кесәләрендә, планшетларда, противогаз сумкаларында язылып бетмәгән никадәр хатлар йөри иде ул елларда! Г.Әпсәләмов. Иң алда, противогаз киеп, чын винтовканы кулына тоткан Хәкимҗан үзе иде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә