ПРОТЕСТАНТЛЫК и. Христиан диненең XVI гасырдагы реформация чорында католиклыкка протест йөзеннән барлыкка килгән, төрле дини тәгълиматларны берләштергән (православие һәм католиклык белән беррәттән) төп юнәлешләреннән берсе. Католицизм нигездә бер агымнан торса, православие белән протестантлык һәркайсы берничә агымнан тора. К.Гыйззәтов. Шунда христиан дине тармаклары – православие, католиклык, протестантлык диннәренең аерма-үзенчәлекләре нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген ачыклау теләген тормышка ашырдым. Ватаным Татарстан. Мәгълүм булуынча, православие үзе, католицизм һәм протестантлык белән беррәттән, христианлыктагы бер юнәлеш кенә. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә