ПРОТЕСТ и. лат. 1) Берәр нәрсәгә катгый рәвештә каршы төшү, нәрсәгә дә булса кискен ризасызлык белдерү. Ишәк-прокурор иске законга Әзерләнсен протест ясарга: Каршы килгәннәрне кирәк булыр Террорист дип тотып асарга! Х.Бәдигый. Матурлыкка карата вәхшилек чорының кайбер гадәтләрен хәтерләткән тенденцияләр төсмерләнә икән, шигърият аңа каршы протест күтәрергә бурычлы да, хаклы да. М.Гайнетдинов. Уйлап баксаң, сәләмә киенеп, кулга арматур таягы тотып сугышып йөрү үзе үк социаль протест бит инде ул. Р.Зәйдулла 2) Берәр дәүләт, оешма яки рәсми затның башка дәүләт, оешма яки рәсми затның нинди дә булса карарына, боерыгына яки эшенә рәсми ризасызлык белдерүе. Узган Рамазан бәйрәмендә большевикларның ислам диненә каршы иткән золымларына каршы игълан ителгән протест та шул бөек затның имзасы берлә чыкты. Г.Исхакый. [Кайбер иптәшләр] Крыймовның --- иҗатына, иҗат юлына аз гына бәһа бирмәстән, аны бөтенләй эштән чыгарып, табак-табак протест, карар чыгаралар. М.Җәлил. Россия Думасы кабул иткән законнарга безнекеләрне тәңгәл китерәбез дип, Республика Прокуроры протест белдерә ---. Т.Миңнуллин 3) фин. Вексель буенча бурыч тиешле срогында түләнмәү турында рәсми раслау. Кырык мең сумлык вексель протестка керергә тора. Г.Ибраһимов. Срогында түләмәсәң, вексельнең протест дигән бәлагә эләгүе бар. Ш.Мөхәммәдев 4) махс. Диңгез корабле капитанының суднода авария булу яки йөкнең бозылуы турында протоколга теркәп рәсми белдерүе. Дүртенче трюмга төшү белән, аягым юешлеккә батты. --- Протест язмыйча булмас. Күпме юешләнде икән, буйдан-буйга әйләнеп чыгыйм әле. М.Юныс |