ПРОТЕ’КЦИЯ и. лат. Кемнең дә булса эшкә урнашуына, хезмәт баскычыннан күтәрелүенә зур йогынтылы, абруйлы кешеләрнең ярдәм итүе, булышуы, аны яклавы. Бу җирләргә кешене никадәр акча бирсә дә кертмиләр. Бунда керү өчен я падишаһтан ирадәи мәхсусә яхуд да зур бер протекция булырга кирәк. Г.Камал. [Марат:] Шуны да эшли алмагач, синең орденлы абый булуыңнан миңа ни файда?! [Шәйхаттар:] Орденны протекция өчен бирмиләр. Т.Гыйззәт. Мин ни, ялына белмим, протекция эзләмим, кирәк кешегә ярарга тырышмыйм. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә