ПРОТЕКЦИОНИЗМ и. лат. 1) икът. Дәүләтнең милли икътисадны чит ил конкуренциясеннән саклауга юнәлтелгән сәясәте. Муса Акъегет протекционизм сәясәте тарафдары була. Ф.Газизуллин. «Өлешләп демократия», --- дәүләт һәм базар структураларын кушып үстерү, ришвәтчелек, протекционизм, криминал, мафия – әлеге система шуларга гына сәләтле. Т.Кәримов

2) Хезмәт урынына кешеләрне сәләт һәм эш башкару сыйфатларына карап түгел, ә танышлык, протекция буенча алу күренеше. Анда протекционизмга урын юк, аның каршында барысы да тигез, туган-тумачалык та, югарыдагылар белән әшнәлек тә, иске хезмәтләрегез дә коткарып кала алмас. Р.Мирхәйдәров. Кадрлар протекционизмы күренешенең коррупциянең бер төре булуы билгеле. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә