ПРОТЕКТОРАТ и. лат. 1) Бер дәүләтнең, эчке сәясәттә үзенең бәйсезлеген саклаган хәлдә, тышкы сәясәттә вәкаләтләрен икенче дәүләткә тапшырып, шул дәүләтнең гадәттә хәрби яклавы астында булуыннан гыйбарәт дәүләтара мөнәсәбәтләр формасы. Бу заманнарда Казан белән Мәскәү арасында берничә сугыш була, Мәскәү татар дәүләтенә каршы гаять активлана ---. Һәм бу хәл 1487–1521 елларда Казан ханлыгының Мәскәү протекторатына калуы белән бетә. Ф.Бәйрәмова. Төрекләр аеруча Урта гасыр дәвере, Алтын Урда чорлары белән һәм аннан соңгы татар ханлыклары тарихы белән --- кызыксына. Моны аңларга да була, чөнки нәкъ менә шул дәверләрдә Кырым ханлыгы Төркиянең протекторатында була. Татарстан яшьләре

2) Шундый яклаудан файдаланган дәүләт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә